Сабантуйларга старт бирелде: Баулыда укытучылар Сабантуе узды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Баулыда укытучылар Сабантуе киң колач белән үтте. Традицион урында шәһәр һәм авыл мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары һәм аграр колледж командасы җыелган иде.

Укытучылар Сабантуенда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде. Ул укытучыларны уку елы тәмамлануы белән чын күңелдән котлады.

Иң спорт яратучы, иң сәламәт һәм иң иҗади белем бирү учреждениеләре район җитәкчелеге кулыннан грамоталар һәм сертификатлар алды.

Шулай ук педагогларга сәламләү сүзләре белән мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева да мөрәҗәгать итте.

Сабантуйны оештыручы, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының территориаль оешмасы рәисе Марина Дробышева безгә сөйләгәнчә, мондый Сабантуй ел саен үткәрелә. Бары тик ковид чорында гына тукталып тора.

Тантаналы өлештән соң спорт ярышлары башланды. Һәр коллектив үз командасын тәкъдим итте.

Автор фотосы: Индира Сәйфуллина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International