Кадерле якташлар!

2013 елның 23 августы, җомга

Иртәгә Баулыда Шәһәр көненә, Республика көненә һәм Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак. Без шулай ук истәлекле датаны – Татарстанда нефть чыганаклары эшкәртелә башлауга 70 ел тулу көнен дә билгеләп үтәчәкбез.
Бу бәйрәм төрле яшьтәге, милләттәге, төрле һөнәргә ия кешеләрне якынайта. Районыбыз  үзәге безгә бай  тарихы һәм кабатланмас йөзе белән кадерле.
Баулы районында торак һәм социаль-мәдәни объектлар төзелә, күп фатирлы торак йортлар ремонтлана, яңа суүткәргечләр салына, сәламәтлек саклауны модернизацияләү программалары уңышлы тормышка ашырыла. Боларның барысы да республика җитәкчелегенең һәм безнең хөрмәтле нефтьчеләребезнең даими ярдәме, меңнәрчә баулылыларның энергиясе, тырыш хезмәте һәм таланты нәтиҗәсендә башкарыла. Чөнки һәрбер шәһәр ул – иң беренче чиратта, анда яшәүче кешеләр. Нәкъ менә алар аңа заманча рух бирәләр, уңайлылык һәм матурлык тудыралар, аның урамнарына тормыш сулышы өрәләр, гашыйк булалар, өйләнешәләр, балалар үстерәләр.
Бу көнне без районның матди-техник базасын булдырган, шулай ук лаеклы алмаш тәрбияләгән ветераннарыбызның  фидакарь хезмәтләрен искә алабыз.
Нефтьчеләрнең безнең төбәкнең  социаль-икътисади  үсешенә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Алар нефть чыгару планнарын уңышлы үтиләр, заманча технологияләрне актив кертәләр, экология турында кайгырталар.
Агымдагы елның катлаулы табигать шартларында үстерелгән уңышны коткарып калу өчен көрәшүче авыл эшчәннәренә аерым рәхмәт сүзләре белдерәсе килә.
Шәһәр көненә әзерлектә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә ел саен актив катнашалар, алар торак пунктларда чисталык һәм тәртип урнаштыруда тырышып эшлиләр.
Барлык якташларга да намуслы хезмәтләре һәм туган җирнең язмышына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәсе килә. Мин ышанам, баулылыларның хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы киләчәктә дә туган районыбызның динамик үсешенә ярдәм итәр. Без, аңлашып һәм ярдәмләшеп эшләп, туган шәһәребезне һәм бөтен Баулы районын тагын да күркәмрәк итәрбез.
Барлык якташларыбызны бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбриклим, аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телим!


Альберт ХӘБИБУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International