Баулы районы мәдәният бүлеге хәбәр иткәнчә, 7 февраль көнне Баулының үзәк китапханәсендә һәм балалар үзәк китапханәсендә укучылар өчен “Минем шәһәрем” мәдәни-белем бирү проектының беренче этабы старт алды. Проектның беренче дәресләрендә аграр көллият укучылары, 7нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары булды. Атна дәвамында шундый ук дәресләр шәһәрнең башка мәктәпләренең 10 һәм 8 сыйныф укучылары өчен дә узачак.
Проектның максаты - балаларның туган як тарихы турында белемнәрен арттыру, туган якка мәһәббәт тәрбияләү.
Проект дүрт этапны үз эченә ала һәм лекция дәресләреннән, экскурсияләрдән, квесттан һәм белемнәрне тикшерүдән тора. Проектның финалында җиңүче уку йорты билгеләнәчәк.