Баулыда «Җәлил укулары» V Халыкара әдәби бәйгесенең муниципаль этабы узды

2022 елның 11 ноябре, җомга

Бәйгедә 150 гә якын кеше - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, шулай ук укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.

Иң күп заявкалар «Җәлил рус телендә» һәм «Җәлил татар телендә» номинацияләрендә бирелде. Шулай ук баулылар «Җәлил дөнья халыклары телендә», «Фронтовик язучылар», «Фронтовик язучыларның әсәрләрен коллектив белән башкару» номинацияләрендә катнаштылар.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча каһарман шагыйрь әсәрләрен иң яхшы укучылар билгеләнде. Алар республика этабында катнашачак.

Узган елларда баулылар бәйгенең халыкара этабында берничә тапкыр бүләкле урыннарга лаек булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International