2022 елның 29 июненнән Татарстан Росреестры һәм МФЦ кәгазьсез документлар әйләнешенә күчә.
Әлеге эш "стоп-кәгазь" проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла, ул электрон документ әйләнешен яхшыртуга, архивларны цифрлаштыруга һәм кәгазь чыганакларда саклана торган мәгълүматның санын минимальләштерүгә юнәлдерелгән.
Хәзер күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую яки хокукларны теркәү өчен күпфункцияле үзәккә кергән документларны МФЦ хезмәткәре электрон документ форматына үзгәртәчәк, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән таныклаячак һәм Татарстан Росреестрына, якланган элемтә каналлары буенча, электрон рәвештә җибәрәчәк. Кәгазь документлар электрон рәвешкә күчерелгәннән соң, алар күп функцияле үзәкләр офисларында әзер документлар бирелгән көнгә кадәр сакланачак. Элегрәк аларны МФЦдан Росреестрга һәм кире илткәннәр.