Баулы шәһәрендә профсоюз активы, хезмәтне саклау буенча вәкаләтлеләр, эш бирүчеләр өчен семинар-киңәшмә узды.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Васильева Татьяна Юрьевна чыгыш ясады, ул Профсоюзлар федерациясе эшчәнлеге турында сөйләде.
Баш техник инспектор Андина Ирина Васильевна хезмәтне саклау эшенең төп юнәлешләре, РФ ТК үзгәрешләре һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге яңа закон актлары белән таныштырды. Хезмәт буенча хокук инспекторы Мингалиева Гүзәл Тәүфыйк кызы хезмәт законнары үзгәреше мәсьәләләрен яктыртты. Семинар азагында ФПРТ белгечләре катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм профактивистларга бүләкләр тапшырдылар.