Баулылар игътибарына: газ үткәрүгә бердәм субсидия бирелә

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстанда быел 8,5 мең йортны газлаштыру планлаштырыла.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев хәбәр иткәнчә, газ җир кишәрлекләре чикләренә бушлай җиткереләчәк. Спикер сүзләренчә, 2021-2023 елларга социаль газлаштыру программасына 9, 5 меңгә якын йорт кертелгән.

Субсидияләргә Бөек Ватан сугышы ветераннары, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләр, шулай ук җан башына уртача керем 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр һәм җан башына 10 мең сумнан 19 мең сумга кадәр керемле гаиләләр исәп тота ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International