Хөрмәтле баулылар һәм Сабантуй кунаклары!
Сезне чын күңелдән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм!
Сабан туе барлык баулыларның көтеп алган, яраткан бәйрәме. Борынгыдан килгән бу тантана төрле милләтләр өчен уртак, кадерле бәйрәм булып тора.
Кадерле баулылар!
Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен!
Барчабызга да исәнлек-саулык, бәхет, озын гомер һәм иминлек телим.
Бәйрәм белән!