Татарстанда РФ Үзәк Банкының төп ставкасын киметү белән бергә бизнес өчен микрозаймнар буенча процентны түбәнәйттеләр

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

27 майдан «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» МККның НО микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде.

- «Импортны алыштыру» программасы 9,5 %тан 7 %ка кадәр;

- «Содействие» программасы 13,5 %тан 9 %ка кадәр;

- «Экспортны үстерү» программасы максималь ставкасы 9,5 %тан 9 %ка кадәр киметелде.

«Промпарки», «Социаль эшмәкәр», «Үзмәшгуль» продуктлары буенча ставкалар элекке дәрәҗәдә кала (5,5%). "Рефинанслау" продукты гамәлдән чыгарылган.

Булган ярдәм чаралары буенча консультация алу өчен "ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды" МКК төбәк вәкиле Вәлиева Алсу Наилевнага (89274541585) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International