Баулыда РКТ мобиль комплексы эшли

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Баулы РҮХ территориясендә күчмә рентген компьютер томографиясе комплексы эшли башлады. Амбулатор компьютер томографиясен үткәрү проекты «БАРСМЕД»диагностика үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында старт алды.

Рентген мультиспираль компьютер томографиясенең күчмә комплексы ярымприцеп базасында эшли һәм 3 блокны үз эченә ала:
операторлар бүлеге
сканерлау урыны
пациентларны кабул итү бүлмәсе

Заманча җиһазлы комплекс түбәндәге авыруларны диагностикалау мөмкинлеге бирә:
баш мие

борын

корсак куышлыгы

эчке органнар

үпкәләр

‼ Онкологик авыруларны вакытында һәм төгәл диагностикалау пациентларның 95% ында тулы дәвалауга ирешергә мөмкинлек бирә!

Белгеч консультациясе кирәк.

Мобиль комплекс РҮХ территориясендә, педиатрия бүлегенә керү янында урнашкан.
Эш графигы: Дүшәмбе-җомгы 8: 00 дән 14: 00 гә кадәр
☎8 800 500 62 17 номеры буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International