9 май кичендә Шәһәрнең үзәк мәйданында «Вакыт безне сайлады»дип исемләнгән патриотик җыр фестиваль-конкурсының гала-концерты булды.
Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы кысаларында үткәрелде.
Анда 32 башкаручы катнашты. Аларның 28е бәйрәм концертында чыгыш ясуга лаек булды.
Солистлар һәм вокаль ансамбльләр, хорлар, дуэтлар популяр җырларны да, үзләре иҗат иткән композицияләрне дә башкардылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы катнашучыларны дипломнар белән бүләкләде.
Конкурс быел беренче тапкыр үткәрелде. Аны ел саен үткәрү планлаштырыла.