Эстафета Җиңү көненә багышланган иде.
Эстафетада мәктәп укучылары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Җиңел атлетика йөгереше 9 май көнне шәһәрнең үзәк өлешендә узды.
Укучылар арасында җиңүне 7 нче мәктәп укучылары яулады, икенче урынга 6 нчы мәктәп укучылары чыкты, ә өченче урынны 2 нче мәктәп укучылары алды.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында 1 нче спорт мәктәбе җиңү яулады, "Баулынефть" идарәсе 2 нче урынны алды, ә "Алойл" оешмасы 3 нче урынга чыкты.