«Ватан» паркында сугыш елларында һәлак булган якташларыбызга мемориал янында тантаналы митинг узды.
Традиция буенча, чара 1 нче мәктәп укучылары һәм укытучыларының бәйрәм йөреше белән башланды. Бу мәктәп - шәһәребезнең 1928 елда нигез салынган иң беренче мәктәбе. Баулылар фронтка мәктәп янәшәсендә урнашкан хәрби комиссариаттан киткәннәр.
Фронтовиклар портретларын күтәреп, бер сафта укучылар, укытучылар, ата-аналар, педагогик хезмәт ветераннары барды. Мәктәп укучыларына 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кушылды.
"Фронт хатлары" дип аталган дулкынландыргыч чыгыштан соң, ветераннар, чарада катнашучылар алдында Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, хәрби комиссариат җитәкчесе Илшат Халитов чыгыш ясады.
5 нче мәктәпнең "Юнармия" отряды яшь армиячеләре монументка гирлянда салдылар. Шулай ук алар тарафыннан мактаулы каравыл оештырылды. Район һәм шәһәр җитәкчеләре, оешма-предприятие вәкилләре һәм авыл кешеләре һәлак булган сугышчы-якташлар мемориалына чәчәкләр салдылар.