Баулы районы авыл җирлекләре буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Хәтерлибез...” дип исемләнгән Җиңү маршы узды.
Әлеге чара районда ел саен уздырыла. Җиңү маршында катнашучылар Баулы “Девон” боз сараеннан старт алды. Алар алдан планлаштырылган һәм килештерелгән маршрут буенча уздылар:
Васькино-Туйралы авылы
Потап-Томбарла авылы
Татар Томбарлы авылы
Удмурт Ташлы авылы
Алексеевка авылы
Поповка авылы
Чара автоузыш форматында узды. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашты, обелискларга чәчәкләр салды. Маршта яшьләр берләшмәләре активистлары, теләге булган барлык баулылар һәм шәһәрнең актив яшьләре катнашты.