Май бәйрәмнәрендә КФҮ офислары ял көннәрсез эшли

2022 елның 6 мае, җомга

Татарстанлылар балалар түләүләренә гариза бирә башладылар.

Баулылар 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүгә гариза яза ала. Түләүләр түбән керемле гаиләләргә исәпләнгән.

Май бәйрәмнәре чорында МФЦ офислары ата-аналардан гаризалар кабул итү максатыннан көн саен эшли.

РФ Хезмәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, гаризаны карау срогы 10 эш көне тәшкил итә. Аерым очракларда ул озайтылырга мөмкин. Әгәр вакыт озайтыла икән, гаиләгә бу хакта хәбәр киләчәк. Пособие 1 апрельдән исәпләнә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International