«Татарстан Республикасы Баулы районында авыл һәм экотуризмны үстерү мөмкинлекләрен популярлаштыру һәм киңәйтү» проекты бөтенроссия акселераторының грант конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде. Әлеге проектны эшләүдә туристик фирма, НКО, җирле хакимият органы, эшкуарлык һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Команда Баулы районында авыл һәм экотуризм объектлары турында сыйфатлы фото һәм видеоматериаллар булдырып, аларны төрле социаль челтәрләрдә һәм авыл туризмы сайтларында урнаштырып, районга туристлар җәлеп итү максатын куйды. Проектны гамәлгә ашыру барышында шулай ук туристлык объектларын таныту өчен җиһазлар һәм инвентарьлар сатып алыначак, авыл һәм экотуризм объектларын берләштергән маршрутларның берсе буенча мәгълүмати һәм реклама экскурсия туры оештырылачак.
Конкурска Россиянең 40 төбәгеннән барлыгы 76 гариза бирелгән. Эксперт комиссиясе 40 иң яхшы проектны сайлады, алар киләсе этапка үтте. 2022 елның май-августында бу командалар үзләренең туристик маршрутларын эшләүдә ярдәм алачак.