Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Поем двором” акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында район Мәдәният йорты һәм М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән ишегалларында мини-концертлар уздыралар, аларда сугыш темасына җырлар башкаралар.