Баулы агрокөллияте студентлары өчен “Безнең җир” экологик квесты үткәрелде, ул яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары тарафыннан оештырылды.
Экологик чара «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - 2022» Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында гамәлгә ашырылды. Яшьләр викториналарга катнаштылар, биремнәрне үтәделәр һәм экологик тематикалы сорауларга җавап бирделәр.