Потап-Томбарлы авылында балалары өчен “Кызыл тау” бәйрәме оштырылды. Анда авыл балалары һәм аларның әти-әниләре җыелды.
"кызыл тау" - Пасха бәйрәменнән соң килүче беренче якшәмбенең атамасы. Ул көнне яшьләр уеннар һәм күңел ачу белән билгеләп үтәләр. Кызыл таудан соң чын җылы яз килә дип санала.
Чарага килгән халыкны бәйрәм белән Потап-Томбарлы авыл җирлеге депутаты Владимир Будин котлады.
Балалар халык уеннары уйнадылар, әйлән-бәйләндә әйләнделәр һәм тәмле ризыклар белән сыйландылар.