Баулы районы хакимияте башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән күреште

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Бүген Баулы районы хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров һәм хәрби комиссар Илшат Халитов Бөек Ватан сугышында катнашучыларның өйләрендә булып, ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар Халик Кәримов, Аркадий Брехов, Иван Поликушин, Нургали Мәҗитов дәрәҗәле кунакларны дулкынланып каршы алдылар. 

Фронтовикларга ныклы сәламәтлек, җан җылысы һәм озын гомер теләп, Ильяс Исмәгыйль улы аларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. 

“Сугыш еллары безнең хәтердә гомергә, - ди Хәлим Кәримов. - Безнең өстә күк йөзе һәрвакыт тыныч булсын, яшь буынның бәхетле булуын һәм шул куркыныч заманның кайгысын белмәвен телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International