2 майда бөтен мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Баулы шәһәренең һәм районның барлык мәчетләрендә вәгазьләр һәм бәйрәм намазлары укылды.
Йөздән артык кеше Баулының “Гали” мәчетенә җыелды.
Бәйрәм намазы Коръән аятьләреннән башланды. Аларны Мөхәммәт хәзрәт Вәлиуллин укыды.
Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов мәхәллә халкына вәгазь ирештерде.
Мөселманнарны олы бәйрәм белән Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады.
Аннары җыелучылар бәйрәм намазын укыдалар.
Намаздан соң "Гали" мәчетендә бәйрәм табыны әзерләнде, Әнвәр хәзрәт Хәмитов барысын да махсус әзерләнгән пылаудан авыз итәргә чакырды.