2022 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Россия Федерациясендә бердәм иммунизация атналыгы узачак (ЕНИ-2022). Шул ук чорда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы "Бөтен кеше өчен озын тормыш" девизы буенча Европа иммунизация атналыгы узачак.
Россия Федерациясендә иммунизация атналыгының максаты - халыкның киң катлауларына, ата-аналарга, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, башкарма хакимият органнары вәкилләренә кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен иммунизация мөһимлеге турында мәгълүмат җиткерү юлы белән балаларның һәм өлкәннәрнең вакцинацияләрен колачлауны арттыру.
Россия Федерациясендә иммунизация программасын гамәлгә ашыру һәм камилләштерү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 сентябрендәге 2390-р күрсәтмәсе белән расланган «2035 елга кадәр чорга йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалаштыру стратегиясе» нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге 2022 елның 25 апреленнән 29 апреленә кадәр чорда бердәм иммунизация атнасына багышланган иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрү турында хәбәр итә.
Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча 8(85569)56363, 8(85569)56362 телефоннары буенча 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, шалтыратырга мөмкин.