Баулыда Армиягә алынучылар көне узды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Бөтенроссия призывник көненә багышланган тантаналы чара узды.

Тиздән Баулы районыннан 35 кеше Россия Армиясе сафларын тулыландырачак. Ватанны саклаучыларга багышланган тантаналы чарада Баулы муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров чыгыш ясады.

Тантаналы шартларда Баулы районы хакимияте башлыгы беренче булып армиягә китәчәк егетләргә повесткалар тапшырды. 

Ватанны саклаучылар адресына җылы сүзләрне Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучы Иван Кириллинның әнисе Валентина Кириллина җиткерде. Ул инде ярты ел Россия Хәрби көчләре сафларында хезмәт итә.  Залда утыручыларга җавап сүзе белән хәрби хезмәткә чакырылучы Данил Кочелаев мөрәҗәгать итте. Ул  армиядә лаеклы хезмәт итәчәкләренә, алдагы буын данын яклаячакларына ышандырды һәм мондый игътибар өчен барысына да рәхмәт белдерде. Чара барышында Баулы артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International