Баулы христианнары Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Баулы чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте узды.

Серафим Саровский храмына бәйрәм гыйбадәтенә баулылар бөтен гаиләләре белән килде. Үзләре белән изгеләндерү өчен буялган йомырка һәм куличлар китерделәр. Баулы халкын бәйрәм белән Баулы районы хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров та котлады. Ул Серафим Саровский храмы настоятеле Владислав Паняевка бүләкләр белән бәйрәм кәрзинен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International