21 нче апрель көнне, Татар-Томбарлы төп мәктәбендә татар телендә белем бирүчеләр өчен төбәкара семинар узды. Семинарда укытучылар ачык дәресләр, осталык дәресләре һәм укучыларның үзешчән сәнгать концерты күрсәтелде. Чарада башка төбәк һәм районнардан килүче кунаклар да булды: Оренбург, Башкортостан республикасы, Ютазы районы. Семинар методистлар һәм килүче кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.