Баулыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны толы, тыл һәм Хезмәт ветераны Гөлсем Насырова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны район җитәкчекләре, якыннары һәм үзе эшләп лаеклы ялга чыккан эш урыныннан хезмәттәшләре өенә барып тәбрик иттеләр.
Ул гомере буе Баулы хәзерләү конторасында баш хисапчы булып эшләгән. Үзен котларга килүчеләрнең һәрберсен кочак җәеп каршы алды ул.
– Сез бит мине 90 яшем белән котларга да килгән идегез, – дип, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллинаның иңбашыннан сөеп алды. – Менә исән-сау булгач, 95ем тулды. Шөкер, тормышлар җитеш, мин бит сугыш чорларына эләккән кеше. Бүгенге көндә бик рәхәт яшибез, илләребез генә тыныч булсын.
Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм ил башлыгының котлау открыткасын тапшырдылар. Аны шулай ук үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Баулы хәзерләүләр конторасыннан Флюр Миннуллин да тәбрик итте.