Баулы муниципаль районы Советы һәм Баулы шәһәр Советының уртак утырышы узды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров һәм онлайн-режимда ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин катнашты.

Баулы муниципаль районы Советының 18 нче утырышы һәм Баулы шәһәр Советының 14 нче утырышы көн тәртибенең төп мәсьәләләре Баулы муниципаль районы контроль-хисап палатасының 2021 ел өчен хисабын раслау, район һәм шәһәр бюджетларының үтәлеше турындагы карарларны халык тыңлауларына чыгару булды. 
 
Шулай ук 2021 елда Баулы муниципаль районы территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Л.Р. Фәхриеваның  мәгълүматы тыңланды. 
 
Утырыш азагында Азат Ягъфәров катнашучылар алдында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинның 2021 ел йомгаклары буенча хисабы белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International