Бүген Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортында балалар китабы әдәби-музыкаль бәйрәме узды. Чара балалар китабы атналыгы тәмамлады.
Чараны районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Мортова ачып җибәрде. Ул яшь укучыларга бик күп кызыклы китаплар укып, белемнәрен арттыруларын, ә китапханәгә - тугры укучылар теләде.
Бу чара әкиятче Корней Чуковскийның юбилеена багышланган иде.
Бәйрәмне укучылар йортының театр коллективы, “Апрель” хореография коллективы һәм башка яшь талантлар үз чыгышлары белән бизәде.
Үзәк балалар китапханәсе мөдире Ландыш Субаева сүзләренчә, ел саен балалар китапханәсе өч меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Алар өчен күп төрле чаралар һәм иҗади конкурслар үткәрелә. Китапханә фонды быел яңа заманча әдәбият белән тулыланган.