Бүген “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Профилактик учетта торучы балалар һәм аларның гаиләләре белән эш методлары” темасы буенча балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре семинары булды.
Семинар эшендә балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары, директорлар урынбасарлары, мәгариф оешмаларының социаль педагоглары катнашты.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы И.Р.Әюпова катнашучыларны «Медиация» эш формасы, «Гаилә конференциясе» технологиясен куллану белән таныштырды.
Психолог, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы Г.Н. Миназитдинова җәмәгать тәрбиячесе эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде, тәрбияче һәм аның ата-анасы белән мөнәсәбәтләр төзү алгоритмы белән таныштырды.
Семинар азагында чарага анализ ясалды.