2022 елда "Татэнергосбыт" АҖ Татарстан Республикасында интеллектуаль исәпкә алу системасын кертү эшен дәвам итә.
2022 елдан башлап, күпфатирлы йортларда исәпкә алу приборлары урнаштыру белән беррәттән, исәпләү приборларын тикшерәчәкләр. Тикшерү 2000 елдан соң чыгарылган электрон исәпләү приборларына карата үткәреләчәк.
Тикшертү процедурасын "ЦСМ Татарстан" ФБУ махсуслаштырылган оешмасы персоналы үткәрәчәк. Исәпкә алу приборларын тикшерү нәтиҗәләре турындагы белешмәләр үлчәүләр бердәмлеген тәэмин итү буенча Федераль мәгълүмат фондына тапшырылачак.
Исәпкә алу приборларын урнаштыру/алмаштыру һәм тикшерү эшләре "Татэнергосбыт" АҖ тарафыннан түләүсез башкарыла.
Тәфсилләбрәк "Татэнергосбыт" АҖ сайтында (www.tatenergosbyt.ru) "Установка, замена и поверка приборов учета" бүлегендә укырга була.