Баулы районы спорт һәм туризм бүлегенең яңа җитәкчесе итеп Сабиров Илмир Әнвәр улы билгеләнде.
.jpg)
Авыл җирлекләре башлыклары һәм район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән аппарат киңәшмәсендә спортны һәм туризмны үстерү бүлегенең яңа җитәкчесе белән таныштыру булды. Әлеге вазифага 2 нче спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән Илмир Сабиров билгеләнгән.
Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин Илмир Сабировка яңа вазифада уңышлар теләде һәм Баулыда спорт һәм яшьләр сәясәте үсешенең яңа этабына башланырына өмет белдерде.