Җиңү Парады репетицияләрен 18 апрельдән башлау планлаштырыла

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Бу хакта аппарат киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Шулай ук киңәшмәдә Җиңү көненең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары: 7 майда узачак шәһәрнең аскы өлешендә (Ватан яшьләр үзәге янындагы паркта) митинг, 8 майда авылларда узачак тантаналы митинглар, 9 майда Баулыда бәйрәм парады, "Үлемсез полк" йөреше, митинг, бәйрәм концерты һәм башка чаралар узачагын хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Баулы районында Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт кеше яши.

Шулай ук 8 майда Баулыда Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика йөгереше планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International