Күпләп яуган кар, һава торышының кискен җылынуы язгы ташуга китерергә мөмкин. Баулы районында хәвефле зонага җиде торак пункт керә. Алар арасында Татар Томбарлы авылы да бар.
Су басу зонасына Гагарин урамындагы 27 йорт, Ленин урамындагы җиде йорт, Чапаев һәм Советская урамнары буенча дүрт йорт керә. Авыл җирлегендә язгы ташуга каршы эш ел әйләнәсе уздырыла.
- Ел саен су үткәрү торбаларын чистартабыз, - ди Татар Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов. - Ел саен елга буйларын сынган ботаклардан чистартабыз. Елга юлын иске ауган агачлардан тулысынча чистарту планлаштырыла. Без барысына да әзер. Терлекләрне чыгару өчен урын әзерләнгән. Мәктәптә шулай ук су баскан йортларда яшәүчеләр өчен вакытлыча булу урыннары да оештырылган.
Әлегә Тумбарлы елгасы шактый тыныч. Күпер астындагы суның биеклеген үлчәү өчен махсус тамга билгеләнгән. Ул әлегә нульдә.