Татарстанлылар «Тоталь диктант»та рус теленнән белемнәрен тикшерә ала

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Totaldict.ru сайтында үзең өчен уңайлы мәйданчыкны сайларга һәм теркәлү (30 мартта ачыла) узарга мөмкин. Теркәлү һәр катнашучыга диктант язу мәйданчыгында махсус урын алып кую өчен кирәк.

Дикторлар сыйфатында актерларны, җырчыларны, блогерларны, җәмәгать эшлеклеләрен чакырачаклар. Быел «Тоталь диктант» өчен текст авторы язучы, шагыйрә, тәрҗемәче, сценарист, «Хирург», «Женщины Лазаря», «Сад» кебек романнар авторы, «Большая книга», «Национальный бестселлер», «Русский Букер» һәм «Ясная Поляна» премияләре лауреаты Марина Степнова булды. Диктантны әйдәп баручы эксперт-филологлар тикшерәчәк.

Диктант 9 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International