Баулы укытучылары өчен психологик ял

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

1 апрель көнне Баулының беренче мәктәбендә педагоглар советының стандарт булмаган утырышы узды.

Педсовет темасы "Балалар коллективын булдыруда сыйныф җитәкчесе роле" иде. Очрашу барышында “Балалар коллективын берләштерү ысуллары” (докладчы Л. С. Нургалиева), “Педагогларның һөнәри аруы” (докладчы Г. Г. Ягъфарова) темалары каралды.
«Баулы районының яшьләр эшләре буенча бүлеге» МКУ башлыгы Айдар Хәлиуллин, Баулы районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева һәм терроризмга каршы комиссия белгече Динар Хөснуллина хәзерге вакытта актуаль булган «Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгы. Социаль челтәрләрне мониторинглау" темасына чыгыш ясадылар.
Профессиональ аруга каршы тору, үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең психологик сәламәтлегенә зыян салмыйча эшчәүне рациональ планлаштыру турында укытучыларга яшьләр үзәге психологы Илмира Әюпова сөйләде. Шулай ук белгеч берничә күнегү дә үткәрде.
Очрашу ахырында педагоглар белән арт-терапия дәресе уздырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International