Чәчү кампаниясендә иң мөһиме - техниканың торышы һәм орлык материалының сыйфаты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов сүзләренә караганда, техника язгы кыр эшләренә әзер.
30 мартка тракторларның техник әзерлеге - 100 процент, чәчү комплексларының - 98%, культиваторларның - 99%, катнаш агрегатларның - 100% булган. Ремонт эшләрен башкаруга 35 миллион сум акча бүленгән. Шулай ук 35 миллион сумга якын запас частьләр сатып алынган, шул исәптән чит ил техникасына 24 миллион сум күләмендә.