«Карлыгач» балалар сәламәтләндерү лагеренда язгы каникулларның бишенче көнендә «ФРЕШМОЛ: ДОБРО²» ирекле сменасының «ФИТЧ» дигән тематик көне узды.
Ял итүче балаларга кунакка "көмеш" волонтерлар активисты һәм "Сәламәтлек" клубы җитәкчесе Валентина Якупова килгән. Ул шәһәр пенсионерларының ничек актив һәм кызыклы яшәвен, сәяхәт итүләрен, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүләрен сөйләде, укучыларга файдалы киңәшләр бирде. Балалар "көмеш" волонтерларның тормышы турындагы видеоролик һәм альбомнарны карадылар, ә соңыннан бергә дәвалау зарядкасын ясадылар.
Икенче кунак - ТР терроризмга каршы комиссиянең яшьләр ярдәмчесе Динара Хөснуллина. Ул экстремизм һәм терроризм турында сөйләде. Балалар бергә "Без террорга каршы" дигән плакат ясадылар.