Бүген Баулыда яшәүче Мәшкүрә Мөхәммәтгәрәй кызы Миңнуллина 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә.
Мәшкүрә апа - авыр сынаулар узган буын вәкиле. Аның Бөек Ватан сугышы елларындагы намуслы, фидакарь хезмәте дәүләт бүләге белән билгеләп үтелгән.
Мәшкүрә Мөхәммәтгәрәй кызы күп еллар заготконторда эшләгән, хезмәт ветераны исеменә ия.
Хөрмәтле ветеранны әлеге истәлекле дата белән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм район җитәкчелегеннән изге теләкләрен җиткерде.