2022 елның 1 апреленнән 3 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонның актив атмосфера фронтлары йогынтысы нәтиҗәсендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.
Җомга көнне, 1 апрельдә, шимбә көнне, 2 апрельдә, кар, юеш кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан фаразлана.
Температура төнлә -4... +3°, 1 апрель көндез 0.. +5°, 2 апрель көнне температура +2..+7гә кадәр күтәреләчәк, көньякта +11°ка кадәр.
Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Якшәмбе, 3 апрельдә, яңгыр. Урыны белән җилнең 15-20 м/с ка кадәр көчәюе фаразлана. Төнге сәгатьләрдә температура 0...+5 тәшкил итәчәк, көндез +8... +13°.