Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган Баулы районы егете Станислав Герасимовны соңгы юлга озаттылар

2022 елның 18 марты, җомга

Хәрби хезмәткәр белән хушлашу тантанасы Потап-Томбарлы авылындагы Хәрби дан мемориалы янында узды.

Баулы районы хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров Станислав Герасимовның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты:

"Станислав Владимирович, гомеренең соңгы минутларына кадәр, антына тугры калып, үзенең хәрби бурычын үтәде. Үз Ватаныбызга тугрылык, чын батырлык үрнәге күрсәтте”, - диде Ильяс Гозәеров.

Халык алдында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин һәм Станислав Герасимов хезмәт иткән 12208 хәрби часть командиры майор Владимир Козорез чыгыш ясады.

Герасимовны туган авылы Потап-Томбарлы зиратында җирләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International