Халыкның финанс һәм компьютер белемен өйрәнү максатларында социологик сораштыру үткәрелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба - Министрлык) 16-27 февраль көннәрендә «Татарстан Республикасында халыкның финанс һәм компьютер белеме» дип аталган социологик тикшеренү үткәрә.
Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының финанс һәм компьютер белеме дәрәҗәсен өйрәнү, финанс хезмәтләрен һәм компьютер технологияләрен куллану дәрәҗәсен бәяләү максатларында уздырыла.
Социологик тикшеренү анкеталаштыру юлы белән Министрлыкның рәсми сайтында онлайн уздырыла.