«Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе белән хезмәттәшлек һәм социаль предприятие булып оешу» темасына түгәрәк өстәл

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе белән хезмәттәшлек һәм социаль предприятие булып  оешу» темасына түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла.

Чарада ТР Икътисад министрлыгы, "ТР эшмәкәрлекне яклау фонды" МКК, ТР буенча УФСИН вәкилләре, шулай ук иректән мәхрүм итүгә хөкем ителгән һәм җәзаны үтәү чорында мәҗбүри хезмәт итүче затлар һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затлар белән эшли торган ТР буенча КУЭ субъектлары катнашачак. Чара барышында эшмәкәрләр һәм УФСИН арасында хезмәттәшлек механизмнары, социаль предприятиеләргә дәүләт ярдәме чаралары, социаль предприятиеләр реестрына керү мәсьәләләре һәм социаль эшмәкәрлеккә кагылышлы башка мәсьәләләр каралачак.

 Чара 10 февральдә 15:00 сәгатьтә булачак.

 Эшмәкәрләргә "ZOОM" платформасы ярдәмендә онлайн рәвештә катнашырга кирәк, түбәндәге сылтама буенча: https://us02web.zoom.us/j/86406812745?pwd=b1dOYmZwZjNnVzlIUmZjUUZXS3I0dz09

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International