Бүген хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне баулылы Рәис Арсланов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Рәис Шәйхелисламович ун яшеннән колхозында хезмәт куйган. Соңрак бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы булып эшли башлаган. Ветеранның гомуми эш стажы - 50 ел.
Бүгенге көндә Рәис Шәйхелислам улы Баулыда, һәрдаим балаларының һәм оныкларының кайгыртуын тоеп яши.
Ветеранны истәлекле дата белән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады, аңа ил башлыгы котлау открыткасын тапшырды.