Баулыда терлек авыруларын профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

25 гыйнварда Баулы районы Советының утырышлар залында ТР территориясенә йогышлы авырулар кертүне һәм таратуны булдырмау буенча киңәшмә узды.

Очрашуга крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм терлек сатып алу белән шөгыльләнүче эшкуарлар, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге вәкилләре чакырылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов һәм Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов катнашты. Очрашу барышында хуҗалыкларда аеруча куркыныч авыруларның килеп чыгуын һәм таралуын булдырмау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Терлекләрне сатып алганда аларга документларны, ветеринария хезмәтләреннән белешмәләрне тикшерү  кирәклеге турында берничә тапкыр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International