Баулы көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында катнашты

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

21-23 гыйнварда Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.

Ике көн дәвамында 200дән артык катнашучы - Россиянең 15 төбәгеннән һәм ТР 21 муниципаль районыннан көрәшчеләр иң көчлеләр исеме өчен көрәштеләр. Баулы җыелма командасы көрәшчеләре - 2нче спорт мәктәбеннән Илдар Фатыйхов һәм Илмир Сабиров укучылары актив катнаштылар һәм үзләренең спорт осталыкларын арттырдылар.

Үз үлчәмендә Ислам Ганиев 3 нче урынны яулады. Йосыф Хәлфетдинов 4 урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International