Әгәр сезнең җир кишәрлеге чикләре бозылса яки күршеләр белән бәхәс туса, яки сез территорияләрне үз белдек белән яулап алу факты буенча кая мөрәҗәгать итәргә белмәсәгез - бу сорауларга 20 гыйнварда Росреестр экспертлары җавап бирәчәк.
Казанда гражданнардан шалтыратулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә.
Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линия телефоннары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында “Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлегендә танышырга була.