Серафим Саровский храмы настоятеле Владислав Паняевның Хач ману белән котлавы

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Хач ману – ул бөек христиан бәйрәме, рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра. Элек-электән Русьта бу көн кешенең илаһи рәхмәткә кушылу көне, җан һәм тән сафлану бәйрәме булып саналган. Гадәт буенча, 19 гыйнварда барлык правослау чиркәүләрендә су изгеләндерелә, җан һәм тән авыруларын дәвалауга фатыйха бүләк ителә.

Хөрмәтле правослау динен тотучылар, барыгызны да Хач ману бәйрәме белән котлыйм! Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә тормышында аңлашу һәм бәхет, җан тынычлыгы, игелекле эшләрегездә уңышлар телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International