Коммунальчеләр, үз эшләрен иртәнге сәгать дүрттә башласалар да, урамнардан карны көчкә чыгарып өлгерә.
Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесенең баш инженеры Марсель Даутов сүзләренчә, көн саен шәһәр урамнарыннан коммуналь хезмәтләр 200 кубометр кар чыгара.
Бүгенге көндә шәһәр урамнарында ике грейдер, ике КАМАЗ һәм бер төягеч эшли.
- Кар җыю техникасы әлегә ремонтта, шуның белән эш катлаулана, - дип уртаклашты Марсель Даутов.
Кайбер кыенлыкларга карамастан, коммунальчеләр урамнарны кар көртләреннән вакытында арындырырга тырышалар.