Александра Лаврентьевна Котова 1932 елның 17 гыйнварында туган. Балачагы һәм яшьлеге Александровка авылында үткән. Хезмәт юлын шунда ук башлаган, юбилярның хезмәт стажы 40 елдан артык.
Александра Котованың дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, “Баулынефть” идарәсе ветераннар оешмасы вәкиле Илдар Шәймәрданов котладылар, бүләкләр тапшырдылар.