Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы «ПРОФ-IT.Инновация» II илкүләм конкурсында катнашуга заявкалар кабул итә башлавы турында хәбәр итә.
Конкурс илебезнең IT-компанияләре арасында икътисадый эшчәнлекне цифрлаштыру өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Конкурста микропредприятиеләр, кече, урта, эре бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.
Конкурс номинацияләре турында тулырак:https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2046867.htm
Заявкаларны тапшыру: http://digit.d-russia.ru сайтында 2022 елның 22 февраленә кадәр.
Оештыру комитетының мәгълүмат үзәге: digit@d-russia.ru, Telegram-@profit_forum.